Хәтер паркы булачак

4 декабря 2024
2025 елда нинди бөек даталар якынлашуын барыбыз да һәр күзәнәгебез белән тоеп яшибез - бөек Җиңүгә 80 ел!  Татар  дөньясы үзенең хөрмәтле улын  -  бөек мәгърифәтсе Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгели.  Кече Шырдан бу даталардан читтә калмый, әлбәттә. Авыл илебездә булган барлык вакыйгаларда актив катнашты һәм катнашып килә. Бөек Ватан сугышында авылдан 300 кеше катнашып, илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә булышты. Аларга багышлап истәлек монументы авылны бизәп тора. "Хәзер инде СВОда һәм башка хәрби операцияләрдә катнашкан авылдашларыбызның  истәлеген  мәңгеләштерү максатыннан булачак яңа клуб янында Хәтер паркы  кирәк һәм ул булачак!" -  диләр авылдашлар һәм  парк булачак участокны  чистарту өчен беренче өмәгә җыелдылар.  Участок  көздән чистартылса, язга эш азрак кала. "Паркны булдыру - безнең намус эшебез! Авылда һәркем шундый фикердә.